Тарихын онытканның киләчәге юк, диләр. “Бөек Ватан сугышы елъязмасында – татар хатын-кызлары-авылдашларыбыз”. Дүртөйле районы, Мәскәү авылы. Описание:  “Бөек Ватан сугышы елъязмасында – татар хатын-кызлары-авылдашларыбыз”.
Дата:  27.03.2015 22:07:00
Муниципальный округ:  Дюртюлинский район
Тарихын онытканның киләчәге юк, диләр. “Бөек Ватан сугышы елъязмасында – татар хатын-кызлары-авылдашларыбыз”. Дүртөйле районы, Мәскәү авылы. Тарихын онытканның киләчәге юк, диләр. “Бөек Ватан сугышы елъязмасында – татар хатын-кызлары-авылдашларыбыз”. Дүртөйле районы, Мәскәү авылы.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт узса да, сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һич онытылмый. Чөнки кеше хәтере генә аны мәңгеләштерә һәм Ватанны саклаучылар исемнәрен саклый ала. Алар белән хаклы рәвештә тылдагы хатын- кызлар хезмәтен куясы килә. Сугыш елларында авыр хезмәт башкарган апаларыбызның иң яшенә дә бүген 80- 85 яшь. Алар да хәзер бик аз. Бу тиңдәшсез тарихи вакыйга, яхшылыкның явызлыкны җиңү символы, яшәүнең үлем өстеннән тантанасы символы буларак буыннар хәтерендә мәңге саклансын иде.
Шушы изге максаттан чыгып, өйрәнүебезнең объекты итеп   бүгенге көндә Мәскәү  авылында яшәүче хатын- кызларның Бөек Ватан сугышы елларындагы  тормышы алынды.
Габдуллина Зәгафрән Хәҗми кызы, Габитова Фәһимә Габделхак кызы, Гадиева Флисә Сабир кызы, Гыймалетдинова(Сәлимьянова) Рәзинә Әхмәдия кызы, Дәүләтова Асия апа, Дәүләтшина Җәннәтелҗинан Галәветдин кызы, Караметдинова Мөнирә Нуртдин кызы, Мусабирова Нәфисә Фәрхетдин кызы, Сафарова (Сәетова) Заһидә Фәтхелбаян  кызы, Сафаргалиева Клара Әхмәткамал кызы, Хәҗиева Рәвия Ибраһим кызы, Хөсниярова Вәҗиһә Мирзаҗан кызы, Хәсәнова Сабира Закирҗан кызы, ХуҗинаТәнзилә Рәхим кызы, Чурканова Зәйнә Вәли кызы, Шәрәева Факия апа, Юнысова (Арсланова) Фәгыйлә Гыйлмелбаян кызы, Юсупова Рәйфә Зариф кызы.

Әби-бабайлар, хатын-кызлар, укучы кызлар һәм малайлар, яшүсмерләр, өсләренә төшкән авырлыкны җиңеп, фронттагы сугышчыларны икмәк һәм җылы оекбаш-бияләйләр, сугыш кораллары  белән тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Кайда гына эшләсәләр дә, кайда гына булсалар да, безнең татар кызлары үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткәннәр, шуңа күрә авыр эшләргә татар-башкорт хатын-кызларын кушканнар шул. Эшчән дә, чиста-пөхтә дә, һөнәрле дә булган безнең торфчы, урман кисүче, окоп казучы фидакарьләребез! Күпләренең күкрәкләрен “Хезмәт ветераны” исеме бизи, озак еллар мактау такталарында исемнәре торган. Шундый уңган, тырыш, намуслы хезмәт иткән апалар безне бүгенге көндә тыныч тормышта яшәтү өчен көчләрен кызганмаган.  Мәңгелек дан аларга!

Поделиться в социальных сетях